ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

16 февральдә “Чистай үзәк район хастаханәсе” ДАССУ балалар бүлегендә ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин, Чистай муниципаль районы советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Константин Иванов, “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наилә Хәйдәрова, Бердәм Россия Яшь гвардиясенең җирле штабы җитәкчесе Линар Миниханов булды. Хәйрия акциясе кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге вәкилләре Чистай үзәк район хастаханәсенә термопотлар, электр чәйнекләре һәм памперслар тапшырдылар.

Конкурста җиңү өчен дипломнарны район Советының хисап утырышында тапшырдылар.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Чистайда Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов булды. Эш сәфәре барышында ул мәгариф учреждениеләре казанышлары һәм Чистай предприятиеләре товарлары күргәзмәсе белән танышты.

Сессиядә депутатлар Чистай районының 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен һәм 2022 елга бурычларын карадылар.

2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары-районда коронавирус авыруы, АПКДАГЫ эшләрнең торышы һәм атнага оператив хәл.

15 февральдә безнең илебез сугышчы-интернационалистларны искә алу көнен билгеләп үтә.

Бу көнне 33 ел элек Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарыла. Алты чистайлы: Тәлгать Вәлиуллин, Николай Калошин, Валерий Олокин, Владимир Самсонов, Сергей Страхов, Сергей Яковлев әлеге дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Аларның батырлыгы якташлары күңелендә мәңге сакланыр.

«Кайнар нокта» утын узган күп кенә сугышчы-интернационалистлар элеккечә сафта. Аларның Ватаныбыз хакына фидакарь эшләре үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары, сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, озын һәм бәхетле гомер телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

9 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстан башкаласында бокс буенча ТР чемпионаты узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International