16 февральдә “Чистай үзәк район хастаханәсе” ДАССУ балалар бүлегендә ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин, Чистай муниципаль районы советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Константин Иванов, “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наилә Хәйдәрова, Бердәм Россия Яшь гвардиясенең җирле штабы җитәкчесе Линар Миниханов булды. Хәйрия акциясе кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге вәкилләре Чистай үзәк район хастаханәсенә термопотлар, электр чәйнекләре һәм памперслар тапшырдылар.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән "Бердәм Россия" депутат фракциясе җитәкчесе Константин Иванов мөрәҗәгать итте. Аерым рәхмәт сүзләрен балалар бүлегенең медицина персоналына тапшырды.