Район турында.
Район үзәге: Чистай (Чистополь)
Территориясе: 182,3 кв.км
Яшәүче халык саны: 76,4 мең кеше (2019 елның 1-нче гыйнварына)
Муниципаль берәмлек башлыгы:
Адрес: 422980, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129-нчы йорт
Тел.: (84342) 5-43-60; факс: (84342) 5-43-70
E-mail: chistay@tatar.ru
www-адрес: http://chistopol.tatar.ru
Район турында мәгълүмат:
Чистай муниципаль районы Көнбатыш Кама Аръягында, Татарстан Республикасының үзәк яссылык өлешендә, Кама (елганың борынгы болгар исеме - Чулман) елгасының сулъяк ярында урнашкан. Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск муниципаль районнары белән чикләшә.
Районның хакими (административ) үзәге - Чистай (Чистополь) шәһәре - Татарстан Республикасының үзәгендә урнашкан һәм үзенең географик яктан урнашу рәвешендә республиканың Көнчыгыш һәм Көнбатыш өлешләрен бәйләп тора.
2016 елда Императрица Екатерина II - нче ("Әби патша") тарафыннан Чистое Поле авылына шәһәр исеме (статусы) бирелгәнгә 235 ел тулды.
Кама елгасында (Куйбышев су саклагычы) зур елга порты. Автомобиль юллары бәйләнеше (Казан - Саескан Тауы - Әлмәт автомобиль юлы). Хәзерге вакытта Мәскәү - Пекин халыкара автотрасса төзелеше бара, аның бер өлеше Чистай муниципаль районы территориясеннән үтәчәк.
Казанга хәтле ара - 144 км, иң якын тимер юлы станциясенә (Нурлат шәһәре) хәтле ара - 125 км.
Чистай районы 1930 - нчы елда оештырылган.