Кадрлар бүлеге

«Кадрлар барысын да элеккечә хәл итә.... Муниципаль хезмәт Чистай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш. Муниципаль вәкаләтләрне үтәп, безнең хезмәткәрләр район халкы өчен актуаль мәсьәләләрне хәл итә. Нәкъ менә аларның компетентлыгы, тизлеге һәм нәтиҗәлелеге якташларыбызның тормыш дәрәҗәсенә һәм аларның җирле хакимияткә мөнәсәбәтенә турыдан-туры йогынты ясый. Без коллективыбызга энергияле, үҗәт, профессиональ, намуслы, белемнәре һәм гамәлләре үз гражданнары иминлегенә юнәлтеләчәк кешеләрне кабул итүебезгә шатбыз».  

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы

Дмитрий Иванов

Җирле үзидарә органнарында гамәлгә ашырыла торган Кадрлар сәясәте муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, шулай ук гражданлык җәмгыяте институтлары белән актив хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән. Хезмәткәрләрнең потенциалын максималь ачу һәм аларга һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлекләре бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла.

Сезгә уңайлы булсын өчен, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында барлык кирәкле мәгълүмат түбәндәге бүлекләрдә тупланган.

«Хезмәткә керү» сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һ.б. турында мәгълүмат алырга була.

«Хезмәт узу» бүлегендә сыйныф чиннарын бирү тәртибе, аттестация, хезмәт культурасы, бүләкләр һ. б. турында мәгълүматлар тупланган.

Муниципаль хезмәттәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән «Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Татарстан хакимияте органнарында стажировка мәйданчыклары системасы турында барлык мәгълүмат тиешле бүлектә урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International