Хөрмәтле Чистай районы халкы! 15 майда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Сезне шушы искиткеч бәйрәм белән котлыйм!
Гаилә-ул безнең ышанычлы тылыбыз, рухи көч, үз-үзеңә ышаныч һәм тормыш шартларында ярдәм чыганагы. Нәкъ менә гаилә даирәсендә балалар игелеклелек, өлкәннәрне хөрмәт итү, якыннары турында кайгырту һәм җаваплылык тою кебек чын кыйммәтләрне беләләр. Гаиләдә традицияләрне кадерләп саклыйлар, яшь буынга тупланган тәҗрибәне, безнең төбәк данлыклы булган кабатланмас җылылык һәм уңайлылык атмосферасын тапшыралар.
Нык гаилә-чәчәк атучы илнең нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә гаилә кыйммәтләре турында кайгырту дәүләтнең игътибар үзәгендә тора. Яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары киңәйтелә, балаларга тормыш һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудырыла.
Гаиләгезне саклагыз, туганнарыгыз янында үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез. Өйләрегез һәрвакыт балаларча яңгыравыклы көлү белән тулсын, ә күңелләрегездә үзара аңлашу, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен.
Чын күңелдән Чистай районының һәр гаиләсенә нык сәламәтлек, иминлек, муллык һәм гади кеше бәхете телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы