Район башлыгы Дмитрий Иванов Сабантуй бәйрәме белән котлый

2026 елның 6 июне, шимбә
Хөрмәтле чистайлылар һәм районыбыз кунаклары! Иртәгә язгы кыр эшләре тәмамлануын гәүдәләндерүче матур, күңелле, милли бәйрәмебезне билгеләп үтәчәкбез!

Сабантуй  һәрвакыт көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Моннан йөз еллар элек барлыкка килгән бу бәйрәм бар халыкның да яраткан бәйрәме. Ул барлык милләт, дин кешеләрен берләштерүче, үзенең кунакчыллыгы, күңеллелеге, шулай дәртле булуы белән әсир итә.

Әлеге халык бәйрәмен без  киң масштабта, бергәләшеп, киләчәк уңышка нигез салучы  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең авыр хезмәтенә дан җырлап үткәрәбез.  Сабантуй берләштерә, үзебезнең үткәннәребезгә, тарихыбызга янә бер кат борылып карарга мөмкинлек бирә.

Хөрмәтле чистайлылар! Сезне ихлас күңелемнән  Сабантуй белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхетле тормыш, кырларда мул уңыш, күңел күтәренкелеге телим. Әлеге бәйрәм һәр өйгә  бәхет, кәеф күтәренкелеге алып килсен! Барыгызны да Сабантуй бәйрәменә чакырам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International