Конкурста җиңү өчен дипломнарны район Советының хисап утырышында тапшырдылар.
Гаделша авыл җирлеге иң яхшы Яңа ел бәйрәме һәм бәйрәм бизәлеше конкурсында 1 урынга лаек булды. Җирлек җиңүчесе дип «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм биш зона төркеме буенча җирлекләрдә яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә танылды.
Татарстан бәйгесе призерлары арасына Чистай районы да керде. Ул “Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда Яңа ел чараларын уздыру” номинациясендә 3 урын алды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановка һәм Гаделша авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сабирҗановка район Советының йомгаклау сессиясендә дипломнарны ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов тапшырды.