9 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстан башкаласында бокс буенча ТР чемпионаты узды.
“Татнефть Олимп” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Чистай боксчылары ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Мясников Ярослав көмеш медаль яулады, ә Зимин Богдан бронза медаль алды.
Спортчыларны һәм аларның тренеры Манашов Альмира Наил улын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!