15 февральдә безнең илебез сугышчы-интернационалистларны искә алу көнен билгеләп үтә.
Бу көнне 33 ел элек Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарыла. Алты чистайлы: Тәлгать Вәлиуллин, Николай Калошин, Валерий Олокин, Владимир Самсонов, Сергей Страхов, Сергей Яковлев әлеге дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Аларның батырлыгы якташлары күңелендә мәңге сакланыр.
«Кайнар нокта» утын узган күп кенә сугышчы-интернационалистлар элеккечә сафта. Аларның Ватаныбыз хакына фидакарь эшләре үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары, сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, озын һәм бәхетле гомер телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы