Республика кунагын Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов каршы алды.
Чистайга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов килде. Эш визиты кысаларында шәһәрнең бер предприятиесе - «Восток» Чистай сәгать заводы эше белән танышу беренче нокта булды.
Чистайда часовщиклар эше белән предприятие директоры Иван Грачев таныштырды. Беренчедән алып соңгы детальгә кадәр: һәр цехта үз кагыйдәләре, ә иң мөһиме - кайнап торган үз эше.
Премьер-министр урынбасарына эш процессы гына түгел, ә механик кул сәгатьләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.