Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Моннан мең ел элек безнең илдә почта элемтәсе барлыкка килгән. Әмма заманча коммуникацион технологияләрнең тиз үсүенә карамастан, почта үзенең мөһим социаль әһәмиятен бүгенге көнгә кадәр дә югалтмый. Ул элеккегечә үк җәмгыятьнең социаль-җитештерү инфраструктурасының аерылгысыз өлеше булып кала һәм газета-журналлар таратып кына калмыйча, кирәкле хезмәтләрнең киң спектрын да күрсәтә. Тармакның уңышлы һәм сыйфатлы эшләвенең нигезендә рәхмәт сүзләренә лаек хезмәткәрләр тора. Районыбызның почта тармагында үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгән, җаваплы кешеләр эшли.
Бәйрәм көнендә Чистай районара почтамт коллективына алга таба да чәчәк атуын, куелган барлык бурычларны үтәвен, яңа үрләргә ирешүен телим.
Күпьеллык почта традицияләрен саклап, яшь буынга үз тәҗрибәсен тапшыручы тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга җылылык һәм уңайлылык телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).
2021 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
төнлә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин;
көндез урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
«Чистай» мәдәни үзәге залында сайлаучыларга үз эшчәнлекләре турында РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм хакимиятнең җирле вәкиллекле органнары депутатлары сөйләде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 июлендә көндез һәм кич белән (07-22 сәгать) урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ГХАТ бүлегендә медаль тапшыру тантанасы узды.
Котыру-кеше һәм хайваннар өчен гомуми булган кискен, вируслы йогышлы авыру, һәрвакыт үлем белән тәмамлана. Котыру авыруы белән барлык имезүчеләр дә авырый.
2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).
8 июльдә без иң күркәм бәйрәмнәрнең берсен – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Ул безнең илдә күптән түгел генә яңадан торгызылды, әмма аны күпләр яратып өлгерде.
Гаилә – җәмгыятьнең төп байлыгы, ул тормышыбызны мәгънәле итә. Гаилә ул – ныклы йорт, балалар, оныклар, якыннар, алар һәрвакыт аңларлар һәм ярдәм итәрләр.
Дәүләт тарафыннан хәзер демографик сәясәткә, гаиләгә ярдәм итүгә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга аерым игътибар бирелә. Безнең районда шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әниләрне һәм балаларны социаль яклау буенча актив эш алып барыла. Балаларның тулы канлы ялы һәм үсеше өчен барлык шартлар тудырыла.
Һәр гаиләгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, җылылык һәм иминлек телим, йортларыгызда һәрвакыт мәхәббәт, татулык, хөрмәт хөкем сөрсен.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Халык гореф-гадәтләре исән, әлегә алар турында хәтерлиләр, аларны саклыйлар.
2021 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә төбәк салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча чираттагы ачык фикер алышуларда салым түләүчеләрнең онлайн-форматында юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, дәүләт теркәвенә алу буенча электрон сервислардагы яңалыкларны карау мөмкинлеге бар.