«Бердәм Россия» депутатлары чистайлылар алдында үз эшләре турында хисап тотты.

2021 елның 9 июле, җомга

«Чистай» мәдәни үзәге залында сайлаучыларга үз эшчәнлекләре турында РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм хакимиятнең җирле вәкиллекле органнары депутатлары сөйләде.

Бүген «Чистай» мәдәният үзәгендә төрле дәрәҗәдәге «Бердәм Россия» депутатлары хисап кампаниясе кысаларында сайлаучылар белән очрашты.

Чистайлылар алдында башкарылган эшләр турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгин һәм район башлыгы Дмитрий Иванов хисап тотты.

- Бөтен ил буенча «Бердәм Россия» партиясе депутатлары барлык дәрәҗәләрдә үз сайлаучылары алдында хисап тота. Партия Рәисе Дмитрий Медведев, 2016 елда кабул ителгән сайлау алды программасына йомгак ясап, хисап кампаниясенә Старт бирде. Мондый чараларның төп бурычы-башкарылган эшләр турында хисап тоту, - диде Дмитрий Иванов, очрашуда катнашучыларны сәламләп.

Депутатлар программаларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләделәр, җыелганнарның сорауларына җавап бирделәр. Чарага җирле предприятие, оешмалар, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре, сәяси совет әгъзалары чакырылган иде. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Алсу Тарханова һәм Халит Гарифуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International