2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +10..+15, максималь һава температурасы көндез +28..+31˚.