8 июльдә без иң күркәм бәйрәмнәрнең берсен – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Ул безнең илдә күптән түгел генә яңадан торгызылды, әмма аны күпләр яратып өлгерде.
Гаилә – җәмгыятьнең төп байлыгы, ул тормышыбызны мәгънәле итә. Гаилә ул – ныклы йорт, балалар, оныклар, якыннар, алар һәрвакыт аңларлар һәм ярдәм итәрләр.
Дәүләт тарафыннан хәзер демографик сәясәткә, гаиләгә ярдәм итүгә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга аерым игътибар бирелә. Безнең районда шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әниләрне һәм балаларны социаль яклау буенча актив эш алып барыла. Балаларның тулы канлы ялы һәм үсеше өчен барлык шартлар тудырыла.
Һәр гаиләгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, җылылык һәм иминлек телим, йортларыгызда һәрвакыт мәхәббәт, татулык, хөрмәт хөкем сөрсен.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы