Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 10 июле, шимбә

2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).

2021 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:

төнлә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин;

көндез урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяктан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр тизлектә, яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +15..+17˚.

Максималь температура көндез +27..+29˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International