ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.  Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.

Бу укучыларның барысы да 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Изге сугыш» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр рәсем һәм гамәли иҗат конкурсында җиңеп чыктылар. Балаларга һәм яшьләргә 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында искәртү, илебезне саклаучыларга карата горурлык һәм рәхмәт хисләре уяту, яшьләрнең үз Ватаны тарихына, аның хәрби һәм хезмәт батырлыкларына кызыксынуын арттыру максаты белән үткәрелә.

«Өстәмә яллар республиканың көнчыгыш төбәгендә каты коммуналь калдыкларны чыгаруның гадәти графигын өзүгә сәбәп булмаячак», - дип хәбәр итте "ГРИНТА" ҖЧҖ генераль директоры (Көнчыгыш зонада каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы) Светлана Ярлыченко. Бүген операторның җаваплылык зонасында - Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары.

2019 елның 17 октябрендә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы базасында "Прописные истины-2019" леттеринг буенча иҗади эшләр конкурсы узды.

Бүген Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы  киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү графигында үзгәрешләр булды.

Дипломнарны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чираттагы планеркада тапшырды.

24 октябрьдә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре урамда өске киемсез һәм аяк киемсез барган 39 яшьлек ирне туктаткан. Ир-ат берни дә аңлата алмый, полицейскийлар аны өенә алып кайта.

21 октябрьдә кизү частенә караклык турында гариза белән Чистайда яшәүче 45 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Полицейскийларга ул банк хезмәткәреннән, янәсе, кесә телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә акча күчерүне булдырмый калу һәм аларны ышанычлы исәпкә кую өчен, кичекмәстән якланмаган счеттан акча алырга кирәк, дип белдерде. Хатын шалтыратучыга банк картасыннан алынган бөтен акчаларны алып, мошенник күрсәткән счетка күчерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International