Бүген Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Гадәттәгечә, узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге начальнигы Олег Денисов чыгыш ясады. Узган атнада юл-транспорт һәлакәтләренең саны 19га кадәр артты, шуларның 18е - шәһәрдә һәм 1се районда булды, дип билгеләп үтте ул. Авария урыныннан бер машина йөртүче качып китә. ЮТҺ нәтиҗәсендә 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлене бәрдерүнең бер очрагы теркәлгән. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 283 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. 4 кешегә исерек хәлдәге транспорт чарасы белән идарә иткән өчен (РФ КоАП 12.8 ст.буенча) җәза бирелде.
«Восток-Энерго» җитештерү-коммерция фирмасының эше турында планеркада фирма директоры Насыйх Миңнегалиев чыгыш ясады. Предприятиедә 60 кеше эшли, алар гомуми егәрлеге 40 Гкал/сәгать булган ике котельныйның, сәгатенә 24 Гкал/йөкләнеш белән, шулай ук өч торбалы 15 км озынлыктагы җылылык трассасының эшен тәэмин итәләр. «Восток-Энерго» фирмасы директоры сүзләренә караганда, биредә яшәүчеләрнең җылылык бирү сезоны башына 5 миллион сумнан артык бурычы бар, бу алга таба ремонт эшләрен башкаруны нык тоткарлый. Шулай ук Насыйх Вазыйхҗан улы башлыкка йорт яны территорияләрен төзекләндергәндә эшләр башкаруның килешенгәнлек булмавы турында мөрәҗәгать итте.
"Фикер алышуларны алдан ук башлагыз! Йорт яны территорияләрен капиталь ремонтлау тротуарларны ремонтлауны, бордюрларны урнаштыруны һәм парковкалау зоналарына асфальт салуны күздә тота. Эшләрнең зур күләме якындагы елларга планлаштырылган, шуңа күрә инде бүген үк проектлар турында фикер алышуга керешә аласыз, һәм киләсе елга ремонтланачак йорт яны территорияләре янында җылылык челтәрләрен ремонтлауга керешә аласыз", - дип чыгыш ясады Дмитрий Иванов очрашуда.
Шулай ук планеркада авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше турында Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский чыгыш ясады. Район хуҗалыкларында көзге кыр эшләре дәвам итә. Көнбагыш һәм кукуруз җыю, шулай ук туңга сөрү эшләре бара. Хуҗалыкларда рапс җыю эшләре төгәлләнгән.
Планерка ахырында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов барлык катнашучыларны комсомолның туган көне белән котлады һәм нәтиҗәле эш атнасы теләде.