Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.