21 октябрьдә кизү частенә караклык турында гариза белән Чистайда яшәүче 45 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Полицейскийларга ул банк хезмәткәреннән, янәсе, кесә телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә акча күчерүне булдырмый калу һәм аларны ышанычлы исәпкә кую өчен, кичекмәстән якланмаган счеттан акча алырга кирәк, дип белдерде. Хатын шалтыратучыга банк картасыннан алынган бөтен акчаларны алып, мошенник күрсәткән счетка күчерә.