«Өстәмә яллар республиканың көнчыгыш төбәгендә каты коммуналь калдыкларны чыгаруның гадәти графигын өзүгә сәбәп булмаячак», - дип хәбәр итте "ГРИНТА" ҖЧҖ генераль директоры (Көнчыгыш зонада каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы) Светлана Ярлыченко. Бүген операторның җаваплылык зонасында - Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары.