2020 елның 24 гыйнварында «Чистай медицина училищесы» ДАҺБУ коллективы Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов белән очрашты. Үз нотыгында Михаил Ксенофонтов 2019 елда шәһәр һәм район үсеше нәтиҗәләре, алдагы перспективалар, икътисадый һәм социаль программалар турында сөйләде.
24 гыйнвардан балалар сәнгать мәктәбендә 1-5 сыйныф укучыларының ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Татарстан» дип исемләнгән иҗат, Рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылды. Аларда Татарстан архитектурасы һәм тарихы, милли бәйрәмнәр, милли колорит, «Сабантуй», «Туган ягым традицияләре», «туган як табигате» чагылдырылган, алар акварель, гуашь, карандаш белән башкарылган.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 4 февраленә кадәр сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8-843-42-50-44 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Россия студентлары көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсендә «Студентлар десанты - 2020»Бөтенроссия акциясе старт алды. Казан инновацион университеты студентлары - булачак юристлар бүлек эше белән таныштылар.
Кабул итүгә язылу көн саен 8.00 дән 17.00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Чистай шәһәре, Ленин ур., 42
телефон: 5-27-56
«Читай» мәдәни үзәге залында үзмәшгульләр, предприятие, оешма, сәүдә, КФХ җитәкчеләре чәй табыны артында җыелды. Алар муниципаль районның икътисади үсеше, аның киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар.
23 гыйнварда район Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чистай авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты. Ул халыкка районның социаль-икътисади хәле турында мәгълүмат җиткерде.
2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» ДМСна гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча административ тикшерүләр кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай районының сәүдә объектларына барып кайттылар.
Аграрчылар Хөкүмәттә тармак кураторын алмаштыруга бәйле рәвештә сизелерлек үзгәрешләр кичерерме (21 гыйнварда вице-премьер итеп Виктория Абрамченко билгеләнде), һәм агросәнәгать комплексының нинди бурычлары өстенлекле булачак, дип сөйләде аграр мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, авыл территорияләрен үстерү буенча федераль проект координаторы Айрат Хәйруллин..
Республика һәм район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы "Чистай ПТС" ААҖдә узды. Предприятиенең хезмәт коллективы белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов очрашты.