Республика һәм район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы "Чистай ПТС" ААҖдә узды. Предприятиенең хезмәт коллективы белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов очрашты.
Очрашуда шулай ук "инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергия саклау технологияләрен үстерү идарәсе" АҖ генераль директоры урынбасары Равил Зиннәтуллин һәм «Чистай ПТС» ААҖ генераль директоры Марат Харисов чыгыш ясадылар.