23 гыйнварда район Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чистай авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты. Ул халыкка районның социаль-икътисади хәле турында мәгълүмат җиткерде.
Чистай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Авыл халкыннан һәм депутатлардан юл хәрәкәтен оештыру, юлларны яктырту һәм үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр килде. Барлык сораулар да эшкә алынды.