2020 елның 24 гыйнварында «Чистай медицина училищесы» ДАҺББУДӘ Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов белән очрашу булды. Үз нотыгында Михаил Ксенофонтов 2019 елда шәһәр һәм район үсеше нәтиҗәләре, алдагы перспективалар, икътисадый һәм социаль программалар турында сөйләде.
Очрашу барышында училище коллективы хезмәткәрләре администрациягә Нариманов урамы буенча (Галактионов урамыннан Октябрь урамына кадәр, К.Маркс урамыннан Ленин урамына кадәр участоклар) тротуарны төзекләндерүгә һәм Нариманов – Октябрь урамы киселешендәге җәяүлеләр кичү урынын урнаштыруга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Училище укытучылары шулай ук сыйныф җитәкчелеге өчен түләү суммасы турында да сөйләштеләр, ул күп еллар дәвамында 300 сум күләмендә кала. 2020 елдан мәктәпләрдә РФ Президенты В.В. Путин Указы нигезендә, сыйныф җитәкчелеге өчен 5000 сум күләмендә өстәмә түләү каралган. Укытучыларны бу мәктәпләрдәге кебек, балалар белән тәрбия эшен гамәлгә ашыручы Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә сыйныф җитәкчеләренә кагылырмы, дигән сорау борчый.