ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен 24нче март көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә.

24нче мартта Чистай шәһәренең Тегермән мәйданы территориясендә кар көртендә кыр кәҗәсенең ятуы турында мәгълүмат алынды.

Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26нчы мартта 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.

"Чистай водоканалы" АҖ хәбәр иткәнчә, Бебель урамында ремонт эшләре башкару белән бәйле рәвештә, 25нче мартта 22.00 сәгатьтән 26 нчы март итрәнге 04.00 сәгатькә кадәр Бебель, Кулясов, Фрунзе, Урицкий, Галактионова, Октябрьская, К. Либнехта һәм Нариман урамнарында  су белән тәэмин итүе туктатылып тору көтелә.


24
март, 2019 ел
якшәмбе

"Восток" мәдәни-ял итү үзәгендә ирекле халык дружиналары оешуга 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. 1959 елның 2 мартында КПССның Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы карары белән илдә ирекле халык дружиналары отрядларын төзү турында Карар кабул ителә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 24нче мартта кич белән һәм 25нче мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны  белән:

- төнлә һәм иртән томан белән бозлавык;

- иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр кебек көчле явым-төшемнәр; 

- буран һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. 

Игътибарлы булыгыз: юлларда бозлавык, кар көртләре.

"Чистай водоканалы" АҖ хәбәр иткәнчә, 40 лет Победы урамында ремонт эшләре башкару белән бәйле рәвештә, 24 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ПМК һәм Тегермән районнарында  су белән тәэмин итүе туктатылып тору көтелә.


23
март, 2019 ел
шимбә

Синоптиклар мәгълүматларына караганда,  24нче март иртән һәм төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.


22
март, 2019 ел
җомга

22нче мартта Татарстан Республикасында Дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.

Бүген, 22нче мартта, эш визиты белән Чистай муниципаль районында монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International