22нче мартта Татарстан Республикасында Дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.
“Без барыбыз да законны үтәргә тиеш! Чистайда җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт телләре турындагы закон үтәлешен контрольдә тоту эше начар бара", – дип белдерде киңәшмәдә Эдуард Хәсәнов. Һәр хезмәткә юл картасын төзү һәм аның пунктларын гамәлгә ашыру буенча биремнәр бирелде, алар шәһәр һәм район буенча мониторинг нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өлешендә ачыкланды. Нәтиҗә ясап, Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чистай муниципаль районында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең закон тулысынча үтәлсен өчен срок билгеләде.