24нче мартта Чистай шәһәренең Тегермән мәйданы территориясендә кар көртендә кыр кәҗәсенең ятуы турында мәгълүмат алынды.
"Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы башлыгы урынга чыгып, өлкән яшьтәге куркытылган ата кыр кәҗәсен ачыклады. Хайванны Чистай районы Йолдыз авылындагы ветеринария табибы карады. Кыр кәҗәсе җитди имгәнүләр алмады.