Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 24нче мартта кич белән һәм 25нче мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан белән бозлавык;
- иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр кебек көчле явым-төшемнәр;
- буран һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
Игътибарлы булыгыз: юлларда бозлавык, кар көртләре.