Ел саен 24нче март көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә.
Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне кысаларында 22нче март көнне Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында белгечләр Замалетдинова Людмила, Сираева Альбина, Тугашева Ирина Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт алучылар арасында «эшләргә вакыт " дигән интерактив дәрес оештырдылар! Чараның төп максаты булып җәмгыятьнең игътибарын туберкулез проблемаларына җәлеп итү һәм авыру һәм аны профилактикалау чаралары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру тора.