ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2нче апрель көнне төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.

Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, төнлә көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

3нче апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.

1нче апрельдә Чиста болыннар тыюлыгы хезмәткәрләре Халыкара кошлар көненә һәм 2019нчы елгы Парклар маршына багышланган экологик дәресләр үткәрде

"Ышанычлы партнер — Экология» конкурсында Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, федераль һәм муниципаль предприятиеләр, төрле оештыру-хокукый формалар һәм милек рәвешләре компанияләре һәм предприятиеләре катнашырга хокуклы.

Узган җомгада Чистай муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гадәти булмаган никах теркәлде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бертуктамый чакыруларга карамастан, республика халкы үз финанс иминлегенә игътибарлырак мөнәсәбәттә булуын дәвам итә.

30нче мартта Чистай полиция бүлегенә 34 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул полицейскийларга билгесез кеше шалтыратуын сөйләде. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыргач, алдакчы банк картасыннан законсыз рәвештә акча күчерелүе хакында хәбәр итте. Кабат төшерүне булдырмас өчен, аңа телефонга СМС-хәбәр килергә тиешле кодны әйтергә кирәклеген хәбәр итте.

Балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм «укучының шәхси күргәзмәсе» мәктәп проекты кысаларында «Мин шулай күрәм...» дигән мәктәп укучыларының шәхси иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә укучыларның иҗади эшләре тәкъдим ителде.

30нче-31нче мартта Самара шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Самарочка» Бөтенроссия ярышлары узды. 2нче спорт разряды буенча ярышларда «Серпантин» командасы өченче урынны алды.

"Акварель" халык уен кораллары ансамбле, «Садко» оркестры катнашучыларны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар, конкурсларда һәм фестивальләрдә матур чыгышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International