Балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм «укучының шәхси күргәзмәсе» мәктәп проекты кысаларында «Мин шулай күрәм...» дигән мәктәп укучыларының шәхси иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә укучыларның иҗади эшләре тәкъдим ителде.
Катнашучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ларионова Наталья Владимировна котлады һәм күргәзмәне ачты. Сәламләү сүзе белән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ксенофонтов Михаил Иванович, мәктәп директоры Беляева Светлана Юрьевна, рәссам, мәктәп укытучысы Зиновьев Анатолий Андреевич чыгыш ясадылар, шулай ук балаларын иң якын кешеләр - ата-аналар котлады! Ачылышта «Татарстан – Яңа Гасыр»телерадиокомпаниясе вәкилләре дә катнашты.
Без чын күңелдән яшь рәссамнарыбызны һәм «мин шулай күрәм " шәхси күргәзмәсендә катнашучыларны котлыйбыз!