30нче мартта Чистай полиция бүлегенә 34 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул полицейскийларга билгесез кеше шалтыратуын сөйләде. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыргач, алдакчы банк картасыннан законсыз рәвештә акча күчерелүе хакында хәбәр итте. Кабат төшерүне булдырмас өчен, аңа телефонга СМС-хәбәр килергә тиешле кодны әйтергә кирәклеген хәбәр итте.
Хатын таныш булмаган кешегә бөтен конфиденциаль мәгълүматны бирде. Гомумән алганда, зыян күрүче картасыннан 26 мең 500 сум акча үзләштерелгән.
Тикшерү бүлеге тикшерүчесе «урлашу» РФ ҖК 158 ст. 3 ө. буенча җинаять эше кузгаткан.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:
Алдакчыларның корбаны булмас өчен билгесез затлардан кергән барлык мәгълүматны бер генә очракта да таныш булмаган кешеләрнең сезнең банк счетлары белән бәйле инструкциясен (алар кем тарафыннан тапшырылмасын) үтәмәгез. Кечкенә шикләр булганда полициягә мөрәҗәгать итегез.