ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2нче апрельдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Ресурс яңа заказлар эзләүдә эшне җиңеләйтү өчен булдырылган.

Чистай муниципаль районында февраль таҗик мәдәнияте ае дип игълан ителде.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

"Татнефть Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен көтеп алынган каникуллар гер спорты буенча ярышлардан башланды, аны тренер-укытучылар А. З. Гыйниятуллин һәм О. В. Свистунов оештырдылар.

25нче марттан 30нчы мартка кадәр Ульяновскида 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Россия студентлар берлеге Беренчелеге узды. Ярышларда бөтен Россиядән бокс буенча 30дан артык җыелма команда катнашты, ә бу-200гә якын катнашучы.

«Чистай–Су каналы» АҖ Урицкий урамы буенча су үткәрү участогында планлы эшләр үткәрелүгә бәйле рәвештә, 2нче апрель көнне 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кирпеч заводы районында су бирү туктатылачагы турында хәбәр итә.

Хөрмәтле шәһәр халкы, компания вакытлы уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

1нче апрельдә балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар иткәнчә, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган хезмәтне, олы яшьтәге граңданнарны алдап, кыйммәтле бәя белән сату очраклары ешайды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2нче апрель көнне төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.

Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, төнлә көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

3нче апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International