Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар иткәнчә, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган хезмәтне, олы яшьтәге граңданнарны алдап, кыйммәтле бәя белән сату очраклары ешайды.
Игътибар итегез, әлеге хезмәт пенсия фонды органнарында бушлай бирелә. Моннан тыш, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне сез гражданинның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.
Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.