Эшлекле сишәмбе киңәшмәсе узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2нче апрельдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов шәһәр һәм районның оператив хәле турында хәбәр итте һәм узган атнада җинаятьләрнең кимүен белдерде.

Муниципаль район Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге эшчәнлегендәге яңалыклар турындагы доклад белән муниципаль заказ бүлеге башлыгы Владимир Емельянов чыгыш ясады. Эдуард Хәсәнов җирле эшмәкәрләрне һәм коммерцияле булмаган оешмаларны муниципаль заказ буенча конкурсларда катнашырга чакырды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең атнага эшенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский йомгак ясады. 

Киңәшмәне тәмамлап, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов узган атнага төп йомгак ясады, санитар-экологик икеайлык башлануын искәртте һәм барлык җитәкчеләрне анда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International