1нче апрельдә балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.17, 3.6 һәм 5.1 статьяларында каралган 23 беркетмә карап тикшерелде.
Чистай муниципаль районының административ комиссиясе «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә һәм Чистай муниципаль районы авыл җирлекләре территориясендә тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен, чисталык һәм тәртип кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә.