Халыкара кошлар көне

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

1нче апрельдә Чиста болыннар тыюлыгы хезмәткәрләре Халыкара кошлар көненә һәм 2019нчы елгы Парклар маршына багышланган экологик дәресләр үткәрде.

Балаларга кошлар турында, аларның ничек барлыкка килүе, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, кошлар турында кызыклы фактлар, кошларга ярдәм итү буенча нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләделәр, кошлар тавышлары белән слайдлар күрсәттеләр. «Кошларга тавыш бирик» һәм «Интеллектуаль разминка»дигән конкурс үткәрелде.

 Чиста болыннар тыюлыгы хезмәткәрләре " Парклар маршы-2015» Халыкара табигать саклау акциясе турында мәгълүмат җиткерделәр «Кызыл китап битләре» дигән сәнгать конкурсы турында игълан иттеләр һәм балалар белән бергә сыерчык оялары һәм җимлекләр урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International