"Татспиртпром» үз заводларының эш хакын 7дән 20 процентка кадәр арттырачак
Кичә, 24нче апрельдә «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit2019» халыкара икътисадый саммитында дөньяның төрле илләре бизнесменнары «Чистай» АСИҮТ ка зур кызыксыну белдерделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр халкы кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар белән каралган сорауларга, җаваплар белән мөрәҗәгать итә.
Эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, җәмәгатьчелек һәм эш бирүчеләрнең игътибарын хезмәтне саклау проблемаларына җәлеп итү һәм хезмәтне саклау культурасын алга этәрү максатларында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә (28 апрель).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь ремонтлау кысаларында түбәләр, стеналар, тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр башкарылачак; 140 баштан 390 башка кадәр исәпләнгән яңа 12 сыер абзарын төзүгә, 105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә - гомуми финанслау күләме 600 млн.сум, сөт җитештерү өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыруга, шулай ук 132 мең тонна силос һәм сенаж саклау урыны булдыруга.
Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында гражданнарның күчемсез милек объектлары буларак теплица ясарга һәм бу салымнар өчен түләргә мәҗбүр булуы турында мәгълүмат пәйда булуга бәйле рәвештә, югыйсә аларга штраф яный, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан үз көченә кергән «бакчачылык һәм яшелчәчелек турында» законның күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү тәртибен үзгәртмәвенә игътибар итә.
Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты.
«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы " акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында, бүген “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүче тыл ветераны Баһавиева Миннесәфия Миннегәрәй кызы Чистай шәһәренең ятим балалар йортына хәйрия акциясен оештырды.
Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында өмә үткәрелде. Район һәм шәһәр Советлары һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре Геройлар аллеясы һәм Үзәк бульвар территориясен җыештырдылар.
«Россия балалары – 2019» ведомствоара операциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре ФОРПОСТ отряды активистлары һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән берлектә «Яшьләр наркотикларга каршы»флешмобы үткәрделәр.