«Россия балалары – 2019» ведомствоара операциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре ФОРПОСТ отряды активистлары һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән берлектә «Яшьләр наркотикларга каршы»флешмобы үткәрделәр.
Шул рәвешле полицейскийлар чистайлыларның игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итәргә һәм психоактив матдәләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга карар иткән.
Скарятин паркында балалар наркотикларга бәйлелек проблемасы буенча үзләренең гражданлык позициясен белдерделәр.
Полиция хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен авыл хуҗалыгы техникумы студентлары паркның үзәк аллеясында тукталдылар. Ә Чистайда ФОРПОСТ үзәге җитәкчесе Лариса Галиева җитәкчелегендә ФОРПОСТ әгъзалары үтеп баручыларга наркотикларга каршы белешмәлекләр һәм брошюралар тараттылар.
Полиция хезмәткәрләре әлеге акция белән җәмгыятьнең игътибарын яшь буынның сәламәт яшәү рәвеше һәм наркотикларга каршы торулары, чөнки спорт, биюләр һәм дуслар белән аралашу – зарарлы гадәтләргә иң яхшы альтернатива булуына юнәлттеләр.