Чистай муниципаль районында алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар белән очрашты

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты.

26 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне булачак. Бу көнне республиканың барлык теләгән сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен якындагы участокка килә алачаклар.

 «Бердәм Россия» - алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгеләүче бердәнбер партия. Праймериз нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия»партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Чарада катнашу өчен бүген 3 кандидат заявка бирде:

Иванов  Дмитрий Алексеевич  (Чистай муниципаль районы Башлыгы);

Конов Максим Васильевич (шәхси эшмәкәр);

Ногманов Рафил Габтрәфыйк улы (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары).

Алар сайлаучыларга үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, шулай ук сорауларга җавап бирделәр. Сайлаучылар чыгыш ясаучыларга төрле темаларга сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

- районда эшсезлек дәрәҗәсе;

- коммерцияле булмаган оешмалар һәм эшкуарлар өчен программалар;

- районда үсеп килүче һәм өлкән буын белән эшләү һәм башкалар.

Кандидатлар һәр сорауга эчтәлекле җаваплар бирделәр.

26нчы майда «Бердәм Россия» партиясе республика сайлаучыларын кандидатларга карата үз фикерләрен белдерергә чакыра. Сайлау участокларының кайсысы турында " алдан тавыш бирү" сайтында белә аласыз (www.pg.er.ru).

Шулай ук мәгълүматны "кайнар линия" телефоны буенча алырга мөмкин +7 987-225-20-18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International