Кичә, 24нче апрельдә «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit2019» халыкара икътисадый саммитында дөньяның төрле илләре бизнесменнары «Чистай» АСИҮТ ка зур кызыксыну белдерделәр.
Әлеге форум кысаларында Белоруссия компаниясе белән планлаштырылган очрашуда «Чистай» АСИҮТ инновацион продукциянең югары технологияле производствосын оештыру буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру ниятләре турында өч килешү имзаланды.