Бүген, 23нче апрель көнне, Татарстан Республикасында «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы " акциясе башланып китте. Бу чара кысаларында бүген “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та “Без бергә!”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Безнең туган илебез - Татарстан, ул - күпмилләтле дәүләт. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве - бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
18нче апрель көнне Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган «Заманча рус Лубок» гамәли композициясе буенча 3 нче сыйныфта ачык дәрес үткәрелде, укытучы Леванова Ольга Владимировна үткәрде.
«Ел хәйриячесе» конкурсы 2007 елдан бирле ел саен Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә.Анда Татарстан халкына һәм оешмаларына хәйрия ярдәме күрсәтүче юридик затлар һәм аерым гражданнар катнаша. Физик затлар номинациясендә Гаделшино авылы егете һәм иганәчесе Марс Мансур улы Хисмәтуллин җиңүче булды. Үзенең мәшгульлегенә карамастан, Марс Мансур улы якташлары турында онытмый.
Гадәттәгечә, язгы-җәйге чор башлану белән күп кенә гражданнар ике тәгәрмәчле транспорт чаралары кулланалар, шулай ук бу чорда велосипед урлау очраклары арта. Җинаятьчеләр подъездларда һәм урамда үз велосипедларын калдыручы хуҗаларның ваемсызлыгыннан файдалана, – ди оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Салават Сәгъдиев.
25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь Киңәшләр» программасы Туры Эфирда була. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, шулай да аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистай муниципаль районында ел саен «Вокал-соло», "Вокаль ансамбльләр", "нәфис сүз", «Хореография», «Конферанс», сугыш, «рәсем сәнгате» номинацияләре буенча «Батырлыкка йөрәгең белән кагыл»муниципаль конкурсы уза.
«ФСК ЕЭС» ГАҖ филиалы - Урал МЭС тарафыннан эксплуатацияләнә торган 500 кВ һәм 220 кВ магистраль электр тапшыру линияләрен авария хәлендәге өзү очракларын булдырмау максатларында, «электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарын билгеләү кагыйдәләре һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен куллануның махсус шартларын» таләпләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итәбез.
Россия Федерациясе Җинаять Кодексы белән ришвәт алган өчен дә, ришвәт биргән өчен дә, арадашчылык өчен дә озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итү каралган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Чистай шәһәрендә яшәүчеләр тарафыннан үз йортларында җитештерелгән спиртлы сыеклыкны законсыз сатуның ике очрагын ачыклады.