“Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”лылар “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясенә кушылды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген, 23нче апрель көнне, Татарстан Республикасында «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы " акциясе башланып китте. Бу чара кысаларында бүген “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та “Без бергә!”дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичә булды.  Безнең туган илебез - Татарстан, ул - күпмилләтле дәүләт. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве - бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

“Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та да төрле милләт вәкиле яши. Алар бер зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшәп, киләчәккә атлый.

Бүгенге кичә урыс, татар, чуваш телләрендә алып барылды. Чара барышында биредә тәрбияләнүчеләр үз милләтләренең җырларын, биюләрен, уеннарын күрсәттеләр, гореф-гадәтләре белән бергә милли ашлары турында да сөйләделәр. Экранда күрсәтелгән презентациядә дә һәр милләтнең милли костюмы, милли ашы, бәйрәмнәре чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International