Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Чистай шәһәрендә яшәүчеләр тарафыннан үз йортларында җитештерелгән спиртлы сыеклыкны законсыз сатуның ике очрагын ачыклады.
Әлеге фактлар тикшерү сатып алулары аркасында ачыкланды. Эш материалларыннан күренгәнчә, самогон кагыйдә бозучылар тарафыннан 0,5 литр өчен 100 сум бәягә сатылган. Үткәрелгән чаралар барышында гражданнардан 35 литрдан артык көмешкә алынган.