2019нчы елның 21нче маенда "Чистай РҮХ" ДАССОның 2нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә пациентлар комитетының беренче утырышы булды. Исегезгә төшерәбез, Чистай район хастаханәсендә пациентлар комитеты узган елның ноябрендә Балалар сырхауханәсе базасында оештырылган иде.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 22нче май көнне кич белән, 2019нчы елның 23нче маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен һәм көчле җил көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, район, шәһәр имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм Чистай аксакаллары Камалия мәдрәсәсендә һәм Ислам үзәгендә булдылар. Мөхтәсибәт Дмитрий Ивановичка үзәкне торгызуда башкарылган эшләр турында сөйләде. Элегрәк ислам үзәгенә реконструкция барышы белән танышу өчен сәфәр инде булды, һәм кичә, 21нче майда, башлыгына бинаның төзелеп беткән конференц-залын күрсәттеләр.
Татарстан коммерцияле булмаган оешмалары социаль проектларны гамәлгә ашыруга 35 млн сум акча алачак, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов атна саен сишәмбе көнне гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. Район башлыгына бу юлы 7 чистайлы мөрәҗәгать итте.
21нче майда Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Бүген Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге муниципаль җирләрдән файдалану мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә Чистай муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе утырышы узды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов "Чистай" индустриаль паркы резидентларын су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләүне оештыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.