Чистай муниципаль районы башлыгы Ислам үзәген реконструкцияләү барышы белән танышты

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, район, шәһәр имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм Чистай аксакаллары Камалия мәдрәсәсендә һәм Ислам үзәгендә булдылар. Мөхтәсибәт Дмитрий Ивановичка үзәкне торгызуда башкарылган эшләр турында сөйләде. Элегрәк ислам үзәгенә реконструкция барышы белән танышу өчен сәфәр инде булды, һәм кичә, 21нче майда, башлыгына бинаның төзелеп беткән конференц-залын күрсәттеләр.

Яклар шулай ук алдагы планнар турында да фикер алыштылар. Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин киләчәктә Камалия мәдрәсәсенең һәр бинасы эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Дмитрий Иванов бинада музей булдыру инициативасы белән очрашуда чыгыш ясады, Радик Вафин моңа уңай бәя бирде.

Дмитрий Иванов Камалия ислам үзәге һәм мәдрәсәсенә визитыннан канәгать калды. Ул мөхтәсибәткә киләчәктә дә уңышлы эшләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International