Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов атна саен сишәмбе көнне гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. Район башлыгына бу юлы 7 чистайлы мөрәҗәгать итте.

Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Районда торак, шулай ук экологик хәл мәсьәләләре каралды. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International