Фәрит Мөхәммәтшин Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар конкурсына старт бирде

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Татарстан коммерцияле булмаган оешмалары социаль проектларны гамәлгә ашыруга 35 млн сум акча алачак, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар бирә башлау турында игълан итте. Татарстан КБОларының социаль әһәмиятле проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 35 млн. сум бүлеп биреләчәк. 

«Тантаналы рәвештә Сезне ТР Хөкүмәте тарафыннан имзаланган һәм бу елга 35 млн сум бүлеп бирү турында Карар кабул ителгәнен хәбәр итәм. Сезнең игелекле эшләрегезгә грант ярдәме ТР Икътисад министрлыгы аша гамәлгә ашырылачак», — дип белдерде Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасында республиканың коммерциячел булмаган оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда.

Социаль әһәмиятле инициативаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән Конкурс 2014 елда «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән чыкты. Аның кысаларында актив һәм битараф булмаган татарстанлыларның проектларын гамәлгә ашыру өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә 35 млн сум бирелә. Шуның хисабына халык мәнфәгатендә йөзләрчә проект тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International