Муниципаль җирләрдән файдалану мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге муниципаль җирләрдән файдалану мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Рамил Шакиров катнашты.

Башлык рәсмиләштерелмәгән җирләр реестры белән җентекләп танышты һәм барлык катнашучыларга әлеге җирләрдән файдаланучы затларны ачыклау һәм торгларга чыгару максатыннан җирләрне рәсмиләштерү буенча юл картасын төзергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International