ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында соңгы 5 елда мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча җитди чаралар күрелде - 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга якын 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быелгы киңәшмәнең төп темасы - "белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия".

2019 елның 14 августында «Чистай РҮХ» ДАССОда террорлык янавы һәм шартлы рәвештә кылынган террорлык акты барлыкка килгәндә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды.

Кунаклар бүген хөрмәтле юбилярны котларга чиратка тезелеп бастылар. Иң элек Фәһимә Шәфигулловнаны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады, Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Максум Вәлиев та котлау сүзләрен җиткерде.

13.00 сәгатьтә сәяси репрессия корбаннарын искә алу мемориаль комплексы янында (янгын часте ягыннан) җыелыш.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 2019 елның 16 августында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:

- төнлә һәм иртән урыны белән томан;

- төнлә һәм көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән көчле яңгыр, боз яварга мөмкин.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Быел беренчеләрдән булып Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов кулыннан «Хузангай»ҖЧҖ комбайнчылары сертификатлар алдылар.

Чистайда Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре булды.

2019 елның 10 августыннан Чистай шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Галактика балалары»палаткалы лагерьларның республика фестивале старт алды. Фестиваль эшли башлаганнан сигез ел эчендә анда сигез меңнән артык катнашучы булды. Быел фестивальгә республиканың 10 районыннан 10 яшьтән 17 яшькәчә 223 катнашучы килгән. Оештыручылар алар өчен бик бай программа әзерләгәннәр: җыр һәм бию конкурслары, уен чаралары, презентацияләр һәм концертлар.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин быел урып-җыюның катлаулылыгына бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде һәм азык-төлек бодаена бәяләр артуны фаразлады.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 2019 елның 15 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International